Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тәкъдим иткән программалар һәм чараларны тормышка ашыру буенча эш бирүчеләр белән очрашулар үткәрүне дәвам итә
Бүген, 27 июльдә, узган вакансияләр Ярминкәсе кысаларында эш бирүчеләр белән «түгәрәк өстәл» очрашуы узды.
Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге белгечләре эш бирүчеләргә җәмәгать эшләрен һәм вакытлыча эшләрне оештыру, уку йортларын тәмамлаучыларны һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыкканнарны эшкә урнаштыручыларның хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнарын кире кайтару мөмкинлеге барлыгы хакында белдерделәр. Очрашуда шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләре буенча җенесе, яше һ.б. буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Очрашу ахырында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә чираттагы тапкыр «Рәсәйдә эш» порталының мөмкинлекләре турында мәгълүматлар бирделәр.
Очрашу эшлекле киңәшмә форматында узды.