24 гыйнвар көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан “Юл бир” операциясе уздырыла.Операция махсус тавыш сигналы булган, зәңгәр төстәге маякчык белән яктыртылган һәм төсле графика белән бизәлгән машиналарга юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән.