ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

25 август көнне Әлмәттә танылган Санкт-Петербург авторы Павел Игнатьевның «В этом удивительном лесу.../...Бу кап-кара урманда...» скульптурасы ачыла. Әлеге композиция бөек татар шагыйре Габдулла Тукай  әсәрләренә нигезләнеп ясала. Ул “Алтын алмалар турында әкият” паблик-арт программасы кысаларында “Татнефть” жәмгыятенең финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.Бәйрәм кунакларын күңелле тамаша һәм сюрпризлар көтеп кала. Программа шулай ук Әлмәт татар дәүләт драма театры һәм «Легкие крылья» урам театры артистлары чыгышларын һәм шоссе велоярышларын да үз эченә ала.

 

"ТКХ да сезнең хокукларыгыз-аларны якларга өйрәнегез" проекты кысаларында Роспотребнадзор идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары халкына видеоконференция форматында аңлатма бирә.

Әлмәт җирлегендә юл транспорты травматизмын профилактикалауга аеруча зур игътибар бирелә.  20 августта 38 нче «Дельфин» балалар бакчасында щлеге темага багышланган чираттагы чара узды. 

Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф  идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

26 августта   TIMERMAN велогонкасы узуы сәбәпле  8.00 дән 15.00 гә кадәр  Р-239  249 -256 км.дагы юлларда транспорт туктатылып торачак.  Схема картада күрсәтелгән.

 22 августа аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явымсыз, көндез яңгыр, аерым районнарда көчле, боз явуы ихтимал. 

Социаль хезмәтләр җыелмасы формасындагы дәүләт ярдәменә ай саен акчалата түләү алучы һәркем хокуклы.  Быелның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе - аена  1мең 75 сум 19 тиен. Социаль хезмәтләр җыелмасына ия кешеләргә бушлай дару, санаторийда дәва алу өчен юллама бирелә, алар транспортта бушка йөри алалар. Социаль хезмәтләр җыелмасы алу-алмау турындагы фикерне үзгәртеп тә була, моның өчен 2019 елның  1 октябренә кадәр гариза язарга кирәк.


21
август, 2018 ел
сишәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин Корбан бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда катнашты, мөселманннарга изге теләкләрен җиткерде, үзе дә Корбан чалды.  Барлык чаралар да Әлмәт шәһәренең ветеринария хезмәте күзәтүе астында махсус мәйданчыкларда үтә. Бу территориядә корбан чалу нокталары, канализация чокырлары, калдыклар өчен махсус контейнерлар һәм хайван тиреләрен кабул итү урыннары булдырылган иде. Корбан чалу өчен Әлмәткә республиканың башка районнарыннан ветеринария хезмәте тарафыннан тикшерелгән 1500 баш сарык китерелде. 

Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әзлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәмнигезендә шушы ике сыйфат ята. Бәйрәм белән сезне, бәхет һәм сәламәтлек телим!


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

21 августта бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.Бу көнне әлмәтлеләрне  мәчеттә көтәләр. Сәг.7.00 намаз укылачак. Алга таба Корбан чалу чарасы һәм башкалар узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International