“Соловушка” балалар бакчасының олылар төркеме катнашында “Зирәк юл чаты” дип исемләнгән чара узды

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнвар көнне 57 нче “Соловушка” балалар бакчасының олылар төркеме катнашында “Зирәк юл чаты” дип исемләнгән чара узды.

Чараның максаты -  балалар белән юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, яктылык кайтаручы элементларны кулланунының әһәмиятен аңлату һәм  кышкы чордагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

Чара барышында балалар тәрбиячеләре белән светофор төсләрен искә төшерде,   юлны җәяүле кичү аша чыкканда  үтәлергә тиешле кагыйдәләрне гамәлдә ныгытты һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча сорауларга да җавап бирделәр.  "ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина исә балаларга кышкы юлның куркыныч булуын аңлатып үтте. Ахырдан чарада катнашучы сабыйлар китаплар һәм “Юл билгеләре” комплектлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International