16нчы гыйнварьда Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышында катнашты.
Анда ата-аналары балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм караудан читләшүче 14 гаилә чакырылган иде.
Комиссия әгъзалары ведомствоара патронатлаштыруның башлангыч этабының срокларын билгеләде һәм социаль куркыныч хәлдә булган һәр гаиләне реабилитацияләүгә юнәлдерелгән ведомствоара чараларның индивидуаль планнарын эшләде.