Ел саен, чәчү эшләре тәмамланганнан соң, район сыер савучылары, сабанчылары һәм терлек үрчетү буенча технологлар бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Быел ул «Чишмә» ҖЧҖ территориясендә узды һәм инде илленче - юбилей булып саналды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев һәм башка мактаулы кунаклар сәламләделәр.
9 июнь көнне Әлмәттә IV “Алга җәйгә!” шәһәркүләм велопарады була.
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында шәһәр паркында веломәйдан оештырылды. Монда һәр теләгән кеше велосипедны фигуралы йөртүдә көчләрен һәм осталыкларын сыный алды.
Өченче ел рәттән Әлмәттә Балаларны яклау көнендә яңа туган сабыйларга автолюлькалар бүләк итәләр.
Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында «Альметьевскгаз» ЭПУ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренең алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү өчен очрашу уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үсемлекләрне яклау һәм терлек азыгы җыю буенча башкарылачак чаралар турында сөйләде.
2 июньдә данлыклы төзүчеләр когортасы вәкиле, тыл хезмәтчәне, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, газ сәнәгате министрлыгы отличнигы, коммунистлар хезмәте ударнигы Мөхәммәтгәрәева Мәрьям Габделхай кызына 90 яшь тулды. Яраткан әни, әби, дәү әбине тәбрикләр өчен балалар, оныклар һәм туганнар килде.
31 май көнне 13.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Урсала микрорайонындагы буада ике бала баткан дигән хәбәр килеп ирешә.
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге көн, иң беренче чиратта, балаларның хокукларын саклау көне буларак кабул ителгән. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән шәһәребезнең балалар хастаханәсендә кунак булды.
«Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче урында. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Айрат Хәйруллинга җиңүчн дипломы һәм балалар уен мәйданына сертификат тапшырды.