Эссе коры көннәрдә тирәк мамыгы янгын чыгуга җитди сәбәп булып тора. Ул кыска вакыт эчендә янып бетсә дә, ут тирә-юньдәге коры үләнгә, агач корылмаларга күчәргә мөмкин. - Янгынны кисәтү максатыннан тирәк мамыгы күпләп җыелган урыннарга су сибеп торырга кирәк. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр оештырырга тиеш.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.
Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары!
Сезне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге
мәдәният һәм ял шәһәр паркына
12 июнь көнне чакырабыз
Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!
13 июнь көнне планлы рәвештә 8.00дән 19.00гә чаклы Шевченко урамы - Төзүчеләр проспекты киселешендә светофор сүндерелә.
Ул «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты кысаларында оештырылды. Ул медицина көллияте студентлары, волонтерлар ярдәме һәм «Яшь гвардиячеләр» белән бергәлектә тормышка ашырылды.
Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә. Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер булып торуың хәерлерәк.
Район активы белән киңәшмәдә Татарстан Республикасындагы Күпфункцияле үзәкләр ГБУ Әлмәт филиалы эшчәнлеге белән Илдар Мусин таныштырды. Ул бүгенге көндә күпфункцияле үзәкнең гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү өчен гаризалар һәм документлар кабул ителә торган офислар гына булмавын билгеләде.
6 июнь көнне Колшәрип һәм Әлмәт тимер юл станцияләре арасында тимер юлны аркылы чыгу юлының 74 километрында Круглое Поле һәм ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юлларында авария дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән профилактик чара узды.
Эшлекле дүшәмбедә бүген «Районның санитар-экологик торышы, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» район бәйгсенә нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлеге буенча урынбасары Олег Шабалин чыгыш ясады. Ул бәйге кысаларында күчмә тикшерү комиссиясе авыл җирлекләрендәге торак пункларының төзекләндерү һәм санитар-экологик торышы дәрәҗәсенә бәя бирде.