Әлмәтлеләрне тирәк мамыгы аркасында янгын чыгу куркынычы турында кисәтәләр

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Эссе коры көннәрдә тирәк мамыгы янгын чыгуга җитди сәбәп булып тора. Ул кыска вакыт эчендә янып бетсә дә, ут тирә-юньдәге коры үләнгә, агач корылмаларга күчәргә мөмкин.

- Янгынны кисәтү максатыннан тирәк мамыгы күпләп җыелган урыннарга су сибеп торырга кирәк. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр оештырырга тиеш.

Халыкка аеруча игътибарлы булырга, янгын турында 01 яисә кесә телефоныннан 101, 112 номерларына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International