ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  хәбәр итә:   кече  хуҗалыкларга ярдәм итү  программаларын гамәлгә ашыру  максатларында,  Россиянең менеджмент һәм агробизнес   инженерлык    академиясе  («РИАМА» ФДБМУ)   17 июньнән 19  июньгә кадәр,   дистанцион белем  бирү технологияләрен  кулланып, фермерлар, авыл  хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар әгъзалары, район (муниципаль) администрацияләрнең  авыл  хуҗалыгы  бүлекләре, КФХ   ассоциацияләре җитәкчеләре һәм  белгечләре өчен квалификация  күтәрү  программасы  буенча  «Крестьян (фермер) хуҗалыкларын  оештыру: яшь фермерларга  ярдәм итү» темасына  көндезге  укулар  оештыра. 

1 июньнән «Римера» КГның генераль директоры Михаил Белов боерыгы нигезендә «Римера» КГның Әлмәт предприятиесының башкарма директоры итеп Илдар Хәйруллин билгеләнде. 

Әлмәт районында аграрийлар печәнне (киптерелгән үләнне) һәм сенажны (каклаган консервланган үләнне) әзерләүгә керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр иткәнчә, 13 июньдә булган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыкларының күпчелеге терлек азыгын әзерли башладылар. Хуҗалыкларда 200 тоннадан артык печән, 950 тонна сенаж әзерләнгән. Күпъеллык үләннәр 1200 гадан артык мәйданда чабылган, бу чабынлык мәйданның 11%ын тәшкил итә.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 14 июнь көнне  көнне  планлы рәвештә түбәндәге урыннарда светофор сүндерелү каралган.

Әлмәт шәһәре күле мәйданчыкларында һәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял итү паркында пляж волейболы буенча Ачык республика турниры узды.

Ленин урамында җәяүле зоналарында төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 12 июньнән алып төзекләндерү эшләре тәмамланганчы Мәрҗани урамыннан Чехов урамына кадәрге өлешендә  транспорт хәрәкәте чикләнә.


12
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

12 июнь - Россия көне. Шәһәр паркында  бәйрәм чаралары гөрли: 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар бирелә, быел беренче сыйныфка баручы балаларга "Мәктәпкә жыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында букчалар тапшырыла, үзешчәннән концерт бүләк итә.

Сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм!


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

«Римера» КГ Әлмәт предприятиесы И.М. Губкин исемендәге нефть һәм газ РГУдә парарметр һәм ресурс сынауларын уңышлы үткән 4ле габаритлы электр үзәктән куа торган насослар өчен яңа газны стабильләштерүче җайланмаларны җитештерүне үзләштерүгә кереште. 

22-23 июнь көннәрендә Әлмәттә илебезнең иң көчле спортчылары катнашында триатлон буенча Россия чемпионаты ярышлары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International