15-16 июньдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Rukami» идеялар һәм технологияләр фестивале узды, ул төрле яшьтәге техник сәнгать мейкер-энтузиастларын һәм барлык аларга кушылырга теләүчеләрне җыйды.
16 июнь көнне Эстониянең Таллин шәһәрендә IV Гомумевропа Сабантуе узды. Биредә Польша, Литва, Латвия, Финляндия, Германия, Швеция, Бельгия һәм Чехия илләренең вәкилләре дә катнашты.
15 - 16 июньдә Әлмәттә ир-ат командалары арасында пляж волейболы буенча ачык республика турниры узды. Барысы Казан, Самара, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән 12 команда катнашты.
Әлмәттә «экологик мода» индустриясенең масштаблы чарасы булып узды, аның кысаларында «Балаларга – куркынычсыз хәрәкәтле чиста шәһәр» тугызынчы яраксыз материаллардан ясалган карнавал костюмнары хәйрия бәйгесе узды. Якты балалар катнаша торган чара инде рәттән берничә ел дәвамында җәмгыятьнең игътибарын экологик пычрану мәсьәләсенә генә түгел, ә балалар юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә юнәлтергә тырыша.
Татарстан кырларында уңыш формалашу чоры башлануны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сезонлы кыр эшләренең барышы турында сөйләгәндә әйтте.
Республиканың 8 районнынан якты һәм иҗади яшьләре Әлмәттә җыелдылар. Нефть башкаласында XXIV «Алтын каләм» республика балалар һәм яшүсмерләр матбугаты фестиваленең зона этабы узды. Ул иң максатка омтылышлы яшь журналистларны җыйды.
Сәрән авыл җирлеге составына өч торак пункты - Чуваш Сәрәне, Рус Сәрәне, Кителгә керә. Авыл җирлегендәге йорт биләүләре саны - 252, ел башына булган мәгълүматлар буенча халык саны 596 кеше тәшкил итә. Шушындый мәгълүматлар белән таныштырды бүген эшлекле дүшәмбедә Сәрән авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Севастьянов.
Район активы белән узшаг иртәнге киңәшмәдә катнашучылар алдында доклад белән «Дорсигнал» МУП директоры Илдар Нәбиуллин чыгыш ясады. Ул юл хәрәкәте иминиятен тәэмин итү максатыннан бүгенге көндә 476 юл билгесе урнаштырылган, 330ы алмаштырылган.
7нче номерлы мәктәпнең мәктәп лагеренда «Зебра» квест-уены оештырылды.
Бүген Идел Болгарының исламны кабул итүенә багышланган тантаналы чара - «Изге Болгар җыены» уздырыла, анда Татарстан Республикасының беренче затлары, руханилар вәкилләре, Россия регионнары мөфтиләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары һәм башка мактаулы кунаклар катнашалар. Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы делегациясе дә катнаша.