Әлмәтлеләр «Rukami» идеялар һәм технологияләр фестивалендә катнаштылар

2019 елның 18 июне, сишәмбе

15-16 июньдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Rukami» идеялар һәм технологияләр фестивале узды, ул төрле яшьтәге техник сәнгать мейкер-энтузиастларын һәм барлык аларга кушылырга теләүчеләрне җыйды. 

«Кванториум» балалар технопаркы - Пионерлар йортында шөгыльләнүчеләр фестивальнең программасында актив катнаштылар. Ике көн дәвамында Arduino микроконтроллерларында программалау һәм робот техникасы,  Arduino IDE C++ программалау теленә кагылышлы төп белемнәр, fusion 360 өч үлчәнешле модельләрне эшләп чыгару, электроэнцефалография өчен BiTronixLab датчигы ярдәмендә Lego Mindstorms EV3 конструкторы белән идарә итү буенча мастер-класслар уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International