15 - 16 июньдә Әлмәттә ир-ат командалары арасында пляж волейболы буенча ачык республика турниры узды. Барысы Казан, Самара, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән 12 команда катнашты.
Каты көрәш нәтиҗәсендә беренче һәм икенче урыннарны Әлмәт парлары: Строкин Станислав һәм Манжосов Николай, Пахомов Павел һәм Филатов Андрей яуладылар.