ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

Аналитик мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтләре үсеше сәбәпләре арасында, элеккечә, өстенлек итүче урында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу тора. Транспортны исерек килеш йөртү, тизлек режимын үтәмәү, аралыкны калдырмау, каршы килә торган юлга чыгу, башка хәрәкәттә катнашучыларга карата игътибарсыз мөнәсәбәт кагыйдәләрне бозуларның күпчелек өлешен тәшкил итә.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр гражданинның куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килә торган шартларда эшләүгә, дискриминациясез һәм яшәү минимумы күләменнән ким булмаган акчалата түләү алуга, эшчезлектән саклауга хокукы бар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  «Пестицидлар  һәм   агрохимикатлар  белән  имин  эш  итү турында» Россия  Федерациясе  законнары  нигезендә  кулланыла.    

Яшьләр көне быел Әлмәттә «Спортта!» форматында узачак. Быел бәйрәм кабаттан Әлмәтнең иң матур һәм «кызу» мәйданында - шәһәр пляжында узачак.

30 июнь көнне Әлмәттә «Пляжга джаз» музыка фестивале узачак. Әлеге фестиваль «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды оештырыла. Биредә Әлмәт, Казан һәм Мәскәү коллективлары чыгыш ясаячак.

22-27 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә бокс буенча Россия укучылары Спартакиадасы финалы узды.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 июньгә булган мәгълүматлар буенча сенаж һәм печәнне әзерләү өчен 7,9 мең га чабылган, бу күп еллык чирәмнәрнең чабынлык мәйданыннан 77,6%ны тәшкил итә. Районның авыл хуҗалыгы терлекләрен җитәрлек кадәр азык белән тәэмин итү өчен бер үк вакытта яшел массаны азыкка чабу алып барыла, чабынлык мәйданы 780 га тәшкил итә.

Яшел Фитнесны оештыручылар 29 июньдә 11.00 сәгатьтә шәһәр пляжына күңелле кояш ванналарын интенсив йөкләнеш һәм бәйгеләр белән берләштерергә чакыралар.

27 июнь көнне Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру планлаштырыла. Кабул итү Шевченко ур. 62 (8553) 45-60-79; Фәхретдин ур. 13 (8553) 436250, (8553) 318889 адреслары буенча үткәреләчәк. Чара "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International