Әлмәттә “Туй шау-шуы” икенче тапкыр булды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Изге Валентин көне алдыннан Яшьләр үзәгендә фотосурәтләр конкурсына йомгак ясау булды. 9 пар гашыйклар кызыклы тантананың үзәгендә иде.

Романтик конкурсны быел да “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе оештырды. Бу эштә аңа ӘМР ЗАГС идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе булышлык итте, шулай ук рәсми, генераль һәм мәгълүмати спонсорларның актив ярдәме булды.

Төп приз – затлы туй күлмәге өчен виртуаль бәйге бер айга якын дәвам итте. Конкурска кагылышлы барлык фоторәсемнәр, катнашучылар файдасына лайклар, туганнарының, дусларының, яклаучыларының комментарийлары – һәммәсе дә проектны оештыручыларның сайтында (http://almetievsk-ru.ru) чыгып барды.

Җиңүчеләрне, призерларны һәм катнашучыларны проектның матур тәмамлануы белән ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова, Яшьләргә булышлык итү үзәге директоры Гөлнара Әюпова, шулай ук спонсорлар тәбрик итте.

Нәтиҗәләрне игълан иткәнчегә кадәр әле парларга үз яртылары белән очрашулары очраклы гына булмавын җыр, бию, төрле кызыклы конкурслар аша исбатларга кирәк иде.

Икенче сезонда җиңүчеләр иң популяр пар - Илдар Кинзикеев белән Альбина Галимова булды. Башка парлар да игътибардан читтә, бүләксез калмады.

Тантана ахырында “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе директоры Наилә Әл-Әйүби конкурста катнашучыларга кыюлыклары, инициативалары өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук конкурсны оештыруда катнашучыларга һәм спонсорларга да рәхмәтен җиткерде.

Җиңүчеләргә килсәк, алар ЗАГСкка гариза биргәннәр икән инде, туйлары 27 июньдә булачак. Димәк, төп приз – туй күлмәге бик вакытлы булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International