2015 елның 13 февраленә Татарстан Республикасында 309,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 12,9 процентын тәшкил итә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Моннан тыш, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетында 128 млн. 101 мең сум акча каралган (исемлеккә 44 шундый гаилә кертелгән).