Әлмәт хатын-кызлар берлегендә Әдәбият елы

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Гүзәл Еремеева җитәкчелегендәге Әлмәт хатын-кызлар берлеге 2015 елда Россиядә игълан ителгән Әдәбият елын үткәрүдә актив катнаша. Гыйнвар аендагы бер утырышта кешеләрнең игътибарын укуга тарту турында бик шәп идея хупланды. “Хатын-кызлар советының куен дәфтәре”н 99,6 FM дулкынында “Аксу радиосы” радиоэфирына чыгару турында карар кабул ителде. Баш мөхәррир Мәдинә Гайнуллина, тавыш режиссеры Фаил Сафиуллин.

А.С.Пушкинның “Руслан һәм Людмила” поэмасыннан өзек һәм “Кышкы иртә” шигырен укып проектны Гүзәл Еремеева башлап җибәрде. Бу пәнҗешәмбедә Б.Васильевның “А зори здесь тихие” дигән повестеннан Лиза Бричкина турында өзек яңгыраячак. Радиотапшыруның бу чыгарылышы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Хәзер һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә татар һәм рус телләрендә классикларның һәм хәзерге авторларның безгә мәктәп скәмиясеннән үк таныш булган әсәрләре, яңа әсәрләр яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International