Безнең Яңа ел чыршысы Татарстанда иң яхшысы!

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүгә республика күләмендә игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.

Безнең Үзәк чыршы үз номинациясендә беренче урын яулады. 
Бәйге комиссиясе якындагы территориянең бизәлешен, инновацион алымнар куллануны утлар белән бизәлүне, бәйрәм чараларының күпме үткәрелүен, халык фикерләрен һәм башкаларны да игътибарга алган. Әлмәт быел, чыннан да, җиңүгә лаек иде. Яңа ел шәһәрчегендә ясалган шугалак үзе генә дә ни тора!

"Әлмәт таңнары", Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International