2015 нче елда Татарстанда яңа туган сабыйларның үлем күрсәткече 7,7 процентка кимеп, исән туган 1 мең балага уртача 6,0 тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч - 6,5, Идел буе федераль округы күләмендә - 6,1. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеле булды. Төп доклад белән министр Гадел Вафин чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы торак-коммуналь хуҗалыктагы законсызлыкка чаралар күрә. Бу йорт түбәләреннән төшкән кар-боз өемнәренә кагыла.
Шәһәр күлен быел зур үзгәрешләр көтә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда әлеге федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җирлектәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Иртән мөфти хәзрәтләре район башлыгы айрат Хәйруллин белән очрашты.
Ямаши авыл җирлегендә 2 февраль көнне халык җыены булып узды.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды. Инфекцияле авырулар саны республикада 2014 елдан азрак булды. 760 меңнән артык инфекцияле һәм паразитар авырулар очраклары теркәлде. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коллегиясе утырышында аның җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды .
Микрорайонда яшәүчеләр белән очрашуга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гилемханов, "Радиоприбор" заводы генераль директоры беренче урынбасары Насых Хәйдәров һәм башкалар катнашты.
Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә 956 кеше исәптә тора. Вакансияләр - 890 урын.