2016 ел медицина өлкәсендә Онкологик авырулар белән көрәш елы дип игълан ителгән иде. Мәгълүм булганча, яман шеш бүгенге көндә һәр 43нче татарстанлыда табыла. Табиблар агымдагы елда бу чирне кисәтү һәм вакытында ачыклауга зур көч куйды.
Узган ел онкологик авырулардан үлүчеләр саны 8 процентка арткан иде. Бу – табибларга әлеге вәзгыятьне үзгәртү юнәлешендә җитди эш башлау өчен этәргеч булды. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин агымдагы елда яман шеш авыруларыннан якты дөнья белән хушлашучыларны 1 процентка киметә алдык, дип хисап тотты.
— Бу аз кебек, әмма быел, узган ел белән чагыштырганда, рактан бакыйлыкка күчкәннәр саны 44кә кимрәк. Моңа Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2016 елның Онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителүе дә, бу юнәлештә үткәрелгән кисәтү эшләре дә, журналистларның халыкка дөрес мәгълүмат җиткерүе дә йогынты ясады, – ди министр.