2015 нче елда Татарстанда яңа туган сабыйларның үлем күрсәткече 7,7 процентка кимеп, исән туган 1 мең балага уртача 6,0 тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч - 6,5, Идел буе федераль округы күләмендә - 6,1. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеле булды. Төп доклад белән министр Гадел Вафин чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Авыл җирлегендә беренче елын яшәүче сабыйларның үлеме 9,9 процентка, бер айлык нарасыйларның үлеме 15,8 процентка кимегән. Авырлыгы 1000 граммнан да ким булган 248 бала карап үстерелгән. Бала табучы аналар үлеме былтыр 100 мең очракка 8,8 тәшкил иткән - барлыгы 5 очрак (2014 нче ел дәрәҗәсендә). Вакытыннан алда бала таба башлаган йөкле ханымнарны вакытында муниципальара үзәкләргә юллау нәтиҗәсендә, муниципаль берәмлекләрдә өзлегүләргә китергән бала таптыру очраклары кимегән. Республика клиник хастаханәсенең санитария авиациясе муниципаль районнардан 612 пациентканы күчергән, реанимация бригадалары 22 тапкыр юлга чыккан.
2015 нче елда халыкның табигый үсеше 1 мең кешегә +2,7 тәшкил иткән. Республикада барлыгы 56 мең 899 бала якты дөньяга аваз салган, бу, 2014 нче елга караганда, 209 кешегә күбрәк.
«Татар-Информ»