ТР Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәткә килде

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җирлектәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Иртән мөфти хәзрәтләре район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.

Очрашуда сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, нәзарәт раслаган дини гыйбадәтләр тәртибен үтәү һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш төрле дин вәкилләре белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр кору мөһимлеге турында сөйләшенде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International