Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда әлеге федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да катнашты.
Очрашуда яклар халыкның санитария-эпидемиология мәсьәләсендә иминлеген тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм бу өлкәләрдә законнарны камилләштерү кебек актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Искәртеп үтик: Анна Попованың Казанга сәфәр кылу максаты – Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе коллегиясе утырышында катнашу, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Татар-информ"