Кешенең галәмгә чыгуына 55 ел тулу уңаеннан Әлмәтнең Г.Стефановский исемендәге картиналар галереясы балалар арасында «Гагарин космоста » дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе игълан итә.
Бүген башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән гомуми шәһәр планеркасы уздырды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елның 26 апреленә билгеләнгән стационар булмаган вакытлы сәүдә объектларына электрон сатулар башлануын хәбәр итә.
Татарстан Республикасында 1 апрельгә 577,3 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорының 101 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин мәгълүмат бирде.
Чәчүлек мәйданнарын 2,9 млн гектарда саклап калу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстенлекле бурыч булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
1 апрель көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында җир эшләре буенча комиссия утырышы узды.
Республика программасы кысаларында нефть башкаласында яңа туристик зона ачу буенча эш башланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр күлендә булып, төзелеш һәм төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты.
Әлмәт башкарма комитеты 2016 елның 12 апреленә билгеләнгән җир участоклары буенча аукцион сатулар башлануын хәбәр итә.
Агымдагы елның беренче кварталында “Халык контроле” системасына язучылар саны узган елгының шушы чоры белән чагыштырганда 71 процентка артык.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты халык игътибарына классик формада узган сатуларның тулысынча электрон форматка күчүен хәбәр итә.