Республикада “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы башланды.Әлеге акция кысаларында балалар һәм үсмерләрнең наркотик куллануын кисәтүгә юнәлтелгән проектлар тормышка ашырылачак. Ай дәвамында белем бирү йортларына наркотик куллануга каршы юнәлдерелгән федераль һәм республика програмалары кертеләчәк, халык күп йөргән урыннарга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган материаллар урнаштырылачак.