ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2017 ел
шимбә

Бүгенге көндә Татарстанда  904,7 мең кв.метр торак куллануга тапшырылган.Бу турыда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары  Алексей Фролов хәбәр итте.


26
май, 2017 ел
җомга

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы карары нигезендә Рамазанның беренче көне 27-нче майга туры килә. Татарстан мәчетләрендә беренче тәравих намазы 26-нчы майда укылачак. 25-нче июнь көнне Ураза гаете булачак.

Шулай ук Рамазан аенда түләнә торган сәдака күләме дә билгеләнгән: фидия сәдакасы - 200 сум, фитыр сәдакасы - 100 сум. 2017 елга зәкәт түләү өчен нисаб күләме 198 000 сумга тиң, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

27 майда велопарад үткәрелү сәбәпле, 7.30 сәгатьтән чара тәмамланганчыга кадәр җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнә. 

Троллейбуслар ТНГП - РТС маршруты буенча гына йөртәчәк.

Бүген Эшмәкәрләр көне. Район башлыгы Айрат Хәйруллин бу уңайдан эшмәкәрләр белән очрашты. 

Аңа кадәр кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләрен борчыган сораулар белән экспертларга, служба җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. “Территория РОСТа” коворкинг-үзәгендә шактый урында шундый мөрәҗәгать итү урыннары оештырылган иде. Район башлыгы да рәсми чыгышлар булмавын кисәтеп, аларны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды. Һәрбер мөрәҗәгать, шикаять – безнең өчен бүләк”, – диде ул. Сорауларга килгәндә, алар төрле иде. Аннан актив эшмәкәрләргә район башкарма комитеты бүләкләре тапшырылды.

Әлмәттә террорга каршы комиссия утырышы булып узды. Төп тема - ял лагерьларында балаларның куркынычсызлыгын булдыру.

27 нче май көнне Әлмәт шәһәрендә икенче шәһәр велопарады узачак.

Авыруларны алдан диагностикалау максатында уздырулуча чара 27 май көнне сәг. 10.00 дән-14.00гә кадәр "Көнбатыш" сәүдә үзәгендә узачак.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы кыңгырау бәйрәме шәһәр паркында дәвам итте. 

– Сез бүген тормышның үзенә имтихан бирәсез, - дип мөрәҗәгать итте чыгарылыш укучыларына Айрат Хәйруллин.

Бүген Әлмәт шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары  мәктәп белән хушлашалар. Быел районда 2900 укучы 9-11 сыйныфларны тәмамлап олы тормыш юлына аяк баса. Районның барлык мәктәпләрендә тантаналы чаралар узды.

26 май көнне 13.00 дан 17.00 гә кадәр Татарстан нефтенең 60 еллыгы багышланган паркта "Әлмәт шәһәренең иң актив мәктәбе" конкурсының  финалы узачак. Конкурста катнашучылар өй биремнәр яклаячаклар, үзләренең визиткаларын күрсәтәчәкләр. Һәм шулай "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәте белән бергә спорт белән шөгельләнәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International