«Әлмәтнең иң актив мәктәбе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Аларны 26 майда шәһәр паркында игълан иттеләр. Бәйгедә барлыгы 19 мәктәп катнашты, шуларның 15 е финалга барып җитте. Аңа кадәр белем йортлары видеороликлар төшерүдә, фото-флешмобта, экологик акцияләрдә катнашып, үзара ярышкан иде. Парк сәхнәсендә исә командалар үзләрен тәкъдир итте, капитаннар зирәклекләрен күрсәтте, бию флешмобында ярышты. Нәтиҗәдә I нче урынга 7 нче мәктәп лаек булды. 1 нче һәм Түбән Мактаманың 2 нче мәктәпләре II-III урыннарны бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International