ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская Әлмәткә килде

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына килде. Визитның максаты  -  агымдагы ел эчендә теркәлгән Әлмәт районы буенча "Халык контроле" ТР ДМСна белдерүләрне карап чыгу буенча киңәшмәне үткәрү.

Очрашуның нәтиҗәләре буенча Сария Харис кызы халык мөрәҗәгать иткән конкрет мәсьәләләрне хәл итәргә һәм инде хәл ителгән мәсьәләләр буенча "Халык контроле" ДМСна үзгәрешләрне вакытында кертергә киңәш бирде.

Визит барышында баш модератор гаризалар урында ничек итеп хәл ителүе белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International