Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне бәйрәм ителде. Әлмәттә бу көнгә багышланган төп чара Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте.
Смотр-конкурслар яшьләр арасында патриотик рухны уятуга юнәлдерелгән.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов чыгыш ясады.
30 июль көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең чираттагы чаралары үтте. Әлмәтлеләр шәһәр пляжында, шәһәр паркында, физкультура көллиятендә, "Яшьлек" һәм "Шәмсинур" скверларында спорт белән шөгыльләнделәр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 28 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 8 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Ярминкәдә 13 предприятие эш тәкъдим итте.
Кичә Әлмәт шәһәренең ипподромында "Татнефть" ГАҖ призларына ат спорты буенча ярышлар узды. Бу ярышларга Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше регионнардан спортчылар катнашты. Ярышларда якынча 97 ат катншаты. Шулай ук программада пони өчен чабышлар каралган иде. Барлыгы 11 заезд үткәрелде.
30 июльдә Россия Федерациясендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Хәрби-диңгез флоты көне - хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән кешеләрнең төп бәйрәме.
Агымдагы елның төзелеш сезоны юллар, кварталара территорияләр, велосипед юлы, урам утларын ремонтлау буенча аеруча масштаблы булуы белән аерылып тора.
2017 елда Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 43 муниципаль берәмлектә күпфатирлы йортлардагы капиталь төзекләндерү объектларында 2 мең 642 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә 17 муниципаль берәмлектә техника куркынычсызлыгын бозуның 53 очрагы ачыкланган. Бу мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.