30 июль көнне "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәтенең чираттагы чаралары үтте. Әлмәтлеләр шәһәр пляжында, шәһәр паркында, физкультура көллиятендә, "Яшьлек" һәм "Шәмсинур" скверларында спорт белән шөгыльләнделәр.
Бу юлы Яшел Фитнес чаралары Дуслык көненә багышланган иде. Спорт программасы өч юнәлештән торды һәм катнашучыларны алдагы физик йөкләнешләргә әзерләгән зарядкадан башланды. Шуннан соң гәүдәнең өске өлешенең мускулларының үсешенә юнәлтелгән күнегүләр эшләнелде. Күнекмә сузылу һәм мускулларны тергезү күнегүләре белән тәмамланды. Шәһәр авркында исә җыелганнар зумба биеделәр.