Әлмәттә хәрби диңгез флоты көнен билгеләп уздылар

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне бәйрәм ителде. Әлмәттә бу көнгә багышланган төп чара Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында үтте. 

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин  әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлады. Ул ХДФ ветераннары адресына рәхмәт сүзләре әйтте, аларның яшь буын өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте.

Хәрби-диңгез флоты геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр мемориалына тантаналы рәвештә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International