30 июльдә Россия Федерациясендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Хәрби-диңгез флоты көне - хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең озак еллар гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән кешеләрнең төп бәйрәме.