Агымдагы елның төзелеш сезоны юллар, кварталара территорияләр, велосипед юлы, урам утларын ремонтлау буенча аеруча масштаблы булуы белән аерылып тора. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр урамнары һәм юллардагы эшнең барышы белән танышты. Рейд ремонт эшләре алып барыла торган Совет, Маяковский, Тимирязева, Базовая, Объездная ураманары маршруты буйлап уздырылды.