Биш тәүлек эчендә тышкы һава торышы +8 градустан ким булу сәбәпле, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты торак фонды өчен 2017 - 2018 елның ягу сезонының башын 2017 елның 27 сентябрь көненә билгеләргә карар чыгарды.
Дәүләт милкендә булган җир участокларын арендалаучылар уңайлыгы өчен ТР Әлмәт муниципаль районы рәсми сайтының җир һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы битендә "Җир участокларын арендалаучыларга" өстәмә бите урнаштырылды (http://almetyevsk.tatar.ru/rus/arendatoram-zemelnih-uchastkov.htm). Анда актуаль яңалыклар һәм аренда өчен түләү реквизитлары бар.
Казанда "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналы узды.
24 сентябрь көнне Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында "Яшел Фитнес" проектының икенче җәйге сезонын ябу тантанасы узды. 14 майдан алып 24 сентябрьгә кадәр шәһәрдә яшәүчеләрне сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән 150дән артык чара үткәрелде.
25 нче сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен Каусария Кадырова билгеләп үтте. Юбилярга Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Әлмәт районының сәламәтлек саклау идарәсе, Әлмәт үзәк район хастаханәсе, шәһәр ветераннар Советы һәм социаль яклау идарәсе исеменнән хөкүмәт телеграммасы һәм бүләкләр тапшырылды.
1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.
Әлмәт мәгариф хезмәткәрләре алтынчы гомумикоманда урынын яуладылар, җиңел эстафетада беренче урынны, йөзүдә - беренче урынны һәм гер күтәрүдә шулай ук беренчелекне яулый алдылар.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Әлмәт районында Халыкара өлкәннәр көнен әзерләү һәм үткәрү буенча мәгълүмат белән социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова таныштырды.
Әлмәт мөхтәсибәте "Күңел синең белән, минем мәчет!" дигән шигъри конкурс игълан итә. Иҗади ярышта яшенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.
Киңәшмә яңа кадрлар билгеләнү турында игълан итүдән башланды. 2017 елның 20 нче сентябереннән төзелеш, элемтә,транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп Зарубин Андрей Юрьевич билгеләнде. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры вазыйфаларын 2017 елның 11 нче сентябереннән Фефелова Валентина Николаевна башкара.