1991 елдан бирле районда үткәрелүче өлкәннәр декадасы быел да уздырылачак. Бу чорда лаеклы ялда булганнарга төрле ярдәмнәр күрсәтелә, чаралар оештырыла.
Барлыгы Әлмәт районында 46 меңән артык өлкән яшьтәге пенсионерлар яши. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шәһәрнең территориаль иҗтимагый советларында һәм авыл җирлекләрендә ветераннарны котлау 25 нче сентябрьдә башланачак.
23 сентябрьдә "Торговый двор" җәмгыяте биләмәләрендә беренче ярминкә узды. Алга таба мондый ярминкәләр 30 сентябрь, 7 октябрь көннәрендә сәг. 8 дән алып 12 гә кадәр үтәчәк.
Быел беренче тапкыр "Социаль туризм" проекты буенча "Актив озын гомерлелек" программасын тормышка ашыру кысаларында шәһәр буйлап экскурсияләр оештырылачак.