Әлмәттә "Яшел Фитнес" проектының икенче җәйге сезонын ябу тантанасы узды

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

24 сентябрь көнне Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында "Яшел Фитнес" проектының икенче җәйге сезонын ябу тантанасы узды. 14 майдан алып 24 сентябрьгә кадәр шәһәрдә яшәүчеләрне сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән 150дән артык чара үткәрелде.

Сезон эчендә иң күп балл җыйган Валентина Кутепова, Наталья Первушина һәм Альбина Горшенинага велосипедлар тапшырылды. 

Сезонның соңгы күнекмәләрен инстркуторлар Наталья Марченко һәм Юлия Хакимова үткәрделәр. Ул 2 спорт блогын: зелфи-зарядка һәм дэнс-миксны үз эченә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International