Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Әлмәт районында Халыкара өлкәннәр көнен әзерләү һәм үткәрү буенча мәгълүмат белән социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова таныштырды.
Барлыгы Әлмәт районында 46 меңән артык өлкән яшьтәге пенсионерлар яши. Кадрия Асляховна хәбәр итүенчә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шәһәрнең территориаль иҗтимагый советларында һәм авыл җирлекләрендә ветераннарны котлау 25 нче сентябрьдә башланачак.