«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында 7 нче санлы Әлмәт балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Игелек кылырга соңлама" дигән дәрес үткәрделәр.
Вакытлыча 28нче сентябрь көнне 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буйлап В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең җир асты парковкасын төзү сәбәпле, Заслонова урамыннан алып Мәрҗәни урамына кадәр участокта Ленин урамы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Чираттагы ярминкә 30ы көнне сәг. 8.00 дән алып 12.00 "Торговый двор" биләмәләрендә узачак.
Әлмәттә “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе старт алды. Ул 25 сентябрьдан алып 2 октябрьга кадәр дәвам итәчәк.
Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсендә, бүген, 26 сентябрьдә, "ТР балалары һәм яшүсмерләре арасында туберкулезны иртә ачыклау" темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыхова катнашты.
ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27се көнне, аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Минималь температура төнлә+0..+5º; урыны белән һавада -1º, туфракта кырау-3º. Максималь температура көндез +6..+11º.
Әлмәттә халык биюен сөючеләр өчен зур вакыйга булып узды. "Дуслык күпере" проекты кысаларында Әлмәткә "Вайнах" Чечен Дәүләт бию ансамбле килде.
Сессиядә шәһәр һәм район Советлары депутатлары, җитәкчеләр, Мактаулы гражданнар катнашты.
Әлмәттә яңа җәмәгать велосипеды ярдәмендә шәһәрнең теләсә кайсы ноктасына нибары 10 сумга барып җитәргә мөмкин. Тест режимында байкшеринга - "Gobike" дигән тиңдәшсез проектка старт бирелде. Бу Россиядә тиңе булмаган проект. Телефон кушымтасы ярдәмендә велосипедларны арендага алып була.
2017 елның 29 сентябрь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.