Әлмәттә яңа җәмәгать велосипеды ярдәмендә шәһәрнең теләсә кайсы ноктасына нибары 10 сумга барып җитәргә мөмкин. Тест режимында байкшеринга - "Gobike" дигән тиңдәшсез проектка старт бирелде. Бу Россиядә тиңе булмаган проект. Телефон кушымтасы ярдәмендә велосипедларны арендага алып була.
Ярты сәгать йөрүнең бәясе нибары 10 сум тәшкил итәчәк.