"Кванториумда" Бөтенроссия проекты кысаларында музыканы өйрәнү буенча атналык узды. Мәктәп укучылары 12 биремне үтәргә тиешләр иде.
Бүген Әлмәттә "Классные чтения" проектына нәфис сүз осталары-волонтерлар сайлап алу узачак. Чара ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен «Әлмәт балалар йортында» узачак.
Әлеге волонтерлар ятим балалар өчен татар һәм рус телләрендә төрле шигырьләр, хикәяләр укыячаклар.
"Алнас" заводында һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды. 150 дән артык хезмәткәрне югары бүләкләр белән билгеләделәр.
2017 елның 1 гыйнварыннан Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланучылар дәүләт хезмәтләре өчен пошлиналарны 30 процентлы ташлама белән түли ала. Бу яңалык Дәүләт автоинспекциясе һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлекләр тәкъдим итүче дәүләт хезмәтләренә дә кагыла.
ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 28е көнне, салкынча, ләкин явым-төшемсез булачак. Минимальная температура төнлә +0..+5º; туфракта урыны белән кырау -3º. Максималь температура көндез +5..+10º.
4 октябрьдән алып 3 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә гражданнар оборонасы айлыгы узачак. Шул айлык кысаларында 4 октябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр Бөтенроссия гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр оештырылачак.
"Татнефть" компаниясенең яшьләр фәнни-гамәли конференциясе быел 17 нче тапкыр узды. Ул "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсенең 55-еллыгына багышланган иде.
Бүген Россиядә милләтара бәйрәм – тәрбиячеләр көне. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза.Бәйрәмнең төп максаты – җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт – баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру, әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур.
Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда "Кием күп нәрсә турында сөйләгән..." дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә костюмнар комплексын һәм көнкүреш предметларын күрергә мөмкин. Музей фондларында XIX – XX гасырларга кагылышлы күп кенә экспонатлар саклана. Алар халык иҗатының якты һәйкәлләре булып тора. Бу факт кургәзмә булдыруның төп мотивы.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.