"Алнас" заводында һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара узды. 150 дән артык хезмәткәрне югары бүләкләр белән билгеләделәр.
"Алнас" заводы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән "Римера" генераль директоры Борис Коваленков, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов һәм "Алнас" заводының башкарма директоры Сергей Шунин котладылар.