ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яшь гражданнар форумы Татарстанның барлык районнарында «Республика балалар оешмалары советы» иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән уза.

Әлмәт тә әлеге зур вакыйгадан читтә калмады. Кичә «Кванториум» балалар технопаркында Әлмәт укучылары өчен очрашу оештырылды. Форумда катнашучылар 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары иде.

Әлмәт районында 8 йөзьяшәр яши. Шуларның  иң олысы -Зарига Шәйдуллина. Ул Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яши. 28 нче сентябрь көнне аңа 104 яшь тулды. 

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә “Грамоталы кулланучы мәктәбе” проекты кысаларында укулар булып узды. 

Атом хезмәткәре сәнәгате көне Президент Указы белән 2005 елның 3 июненнән булдырыла һәм ел саен билгеләп үтелә. 

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә,  29нчы сентябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез күп кенә районнарда кыскавакытлы яңгыр. 

2017 елның 29 сентябрь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

Әлмәттә шәһәрнең 3 нче китапханә-филиалы хезмәткәрләре 11 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләр дөньясында ориентирлар" дигән уен-тренинг үткәрделәр. 

 

4 октябрь көнне Россия гражданнар оборонасы барлыкка килүгә 85 ел тула. Агымдагы ел - гражданнар оборонасы өчен юбилей елы, нәкъ шуңа күрә 2017 ел Россия гадәттән тыш хәлләр  министрлыгында Гражданнар оборонасы елы итеп игълан ителгән.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

"Көзге игелек атнасы" кысаларында Әлмәт шәһәренең 10 нчы санлы мәктәп укучылары кичә гаҗәеп атлар дөньясы белән таныштылар.  

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International