Әлмәт стоматология сырхауханәсендә Өлкәннәр көне алдыннан күптәнге традиция буенча медицина хезмәте ветераннары җыелды.
Әлмәттә пенсионерлар шәһәр бассейннарына бушлай йөри алачаклар. Хәзерге моментта пенсионерлар сәламәтлекләрен ныгыта алырлык бассейннар билгеләнде.
11 әлмәтле "Счастливые истории" Хәйрия Фонды игълан иткән проектта катнашырга теләк белдерде.
Чираттагы ярминкә 30ы көнне сәг. 8.00 дән алып 12.00 "Торговый двор" биләмәләрендә узачак.
Йөрәк ул – кешенең моторы. Сәламәт чагында аның турында уйламыйбыз, сакламыйбыз аны. Шуңа күрә үлем очраклары сәбәпләре арасында йөрәк-кан тамырлары чирләре беренче урында тора. Бу хәл бөтендөнья җәмәгатьчелеген борчый. Ел саен Бөтендөнья йөрәк көне үткәрелә башлау да юкка гына түгел. Беренче тапкыр бу көнне үткәрү 1999 елда оештырылды. Аның башлап җибәрүчесе – Бөтендөнья йөрәк федерациясе. Бу акцияне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, ЮНЕСКО һәм башка абруйлы оешмалар күтәреп алды.
2017-2018 елларның эпидемия сезонына әзерлек барган чорда, Әлмәт муниципаль районында гриппка һәм респиратор вируслы инфекцияләргә каршы күләмле прививкалар ясау кампаниясе үткәрелә.
29 сентябрь көненә Әлмәт районы буенча 42054 кеше прививка ясаткан. Шул исәптән 13049 бала һәм 29005 өлкән яшьтәге кеше.
Әлмәт районының социаль объектларында җылылык бирү 21 нче сентябрьда башланды. Торак фондына җылылык бирү сезоны 27 сентябрь көнне старт алды.
24 нче мәктәптә кичә «Ялтырыйсыңмы?» дигән акция узды.
Кичә 2006 елда туган яшүсмерләр арасындагы футбол буенча Татарстан Ресубликасы Беренчелегенең финал этабы тәмамланды.
21 нче сентябрьдан алып 28 нче сентябрьга кадәр Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы узды.