Әлмәттәге 24нче мәктәп укучыларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында искә төшерделәр

2017 елның 29 сентябре, җомга

24 нче мәктәптә кичә «Ялтырыйсыңмы?» дигән акция узды. 

21 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр район күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Атналыкның төп темасы җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, халык, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасы белән таныштыруга нигезләнгән.

Әлеге максатны күз алдында тотып, 24 нче мәктәптә бүген бик зур акция узды. Һәр укучының киемендә яктырта торган элементларның булу-булмавын тикшерделәр. Шулай ук укучылар тарафыннан «Ялтырап күрен» дигән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Тәнәфесләрдә өлкән сыйныф укучылары флешмоб та уздырды. Яшь инспекторлар белән берлектә беренче сыйныф укучылары өчен олы тәнәфестә саф һавада иминлек уеннары да уйнатылды.

Балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында лекцияләр дә укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International