Йөрәк ул – кешенең моторы. Сәламәт чагында аның турында уйламыйбыз, сакламыйбыз аны. Шуңа күрә үлем очраклары сәбәпләре арасында йөрәк-кан тамырлары чирләре беренче урында тора. Бу хәл бөтендөнья җәмәгатьчелеген борчый. Ел саен Бөтендөнья йөрәк көне үткәрелә башлау да юкка гына түгел. Беренче тапкыр бу көнне үткәрү 1999 елда оештырылды. Аның башлап җибәрүчесе – Бөтендөнья йөрәк федерациясе. Бу акцияне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, ЮНЕСКО һәм башка абруйлы оешмалар күтәреп алды.
Башта бу көн сентябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла иде, ә 2011 елдан төгәл дата – 29 сентябрь билгеләнде. Акциянең максаты дөнья халкына йөрәк-кан тамырлары авырулары эпидемиясе тудыра торган куркыныч хәлне аңлату, чаң сугу, кисәтү. Ул көн «Йөрәк яшәү өчен» дигән шигарь астында уза.
Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары чирләре дөньядагы үлемнәрнең төп сәбәбе булып тора. Бу авыруларны кан басымы югары булу, канда холестерин һәм глюкозаның күп булуы, тәмәке тарту, яшелчә һәм җиләк-җимешне аз куллану, симерү һәм аз хәрәкәтләнү китереп чыгара. Бөтендөнья йөрәк федерациясе мәгълүматларына караганда, әгәр дә сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, дөрес туклансаң һәм физик актив булсаң, вакытыннан алда инфаркт һәм инсульттан үлү очракларының 80 процентын булдырмый калырга мөмкин икән.