Әлмәт бассейннары пенсионерларны кабул итәргә әзерләнәләр

2017 елның 29 сентябре, җомга

Әлмәттә пенсионерлар шәһәр бассейннарына бушлай йөри алачаклар. Хәзерге моментта пенсионерлар сәламәтлекләрен ныгыта алырлык бассейннар билгеләнде.

Атна саен шимбә көннәрендә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге кешеләр өчен бассейннар ачык булачак. Бассейнга язылу өчен Гагарина урамы, 20 адресы буенча урнашкан Ветераннар советына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International