ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Токарликов исемендәге хуҗалыкта урнашкан сөт фермасына 170 ләп баш сыер кайтартылды. Малларны Венгриядән кайтардылар. Ел азагына кадәр алар 667 башка җитәчәкләр. Терлекләрне кабул итүгә әзерлек 1 декабрьдә төгәлләнгән.

Татарстан Республикасы территориясендә бик күп кар яуды. Шундый шартларда тәгәрмәчләрне тоташтыру коэффициенты 1,5 тапкыр кими.  Машина йөртүчеләрнең хәрәкәтләре салмак кына булырга тиеш, көрткә килеп эләкмәс өчен. Бу аеруча әле йөртә генә башлаган машина йөртүчеләргә кагыла.

Иртәгә Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә -5..-10º, аязганда -13º; максималь температура көндез -3..-8º. Юлларда бозлавык.

2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы итеп игълан ителде. Бу карарның максаты - экологик өлкәдә булган проблемалы мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү һәм илдәге экологик иминлекнең хәлен яхшырту. Экология фәне белән балалар мәктәптә танышачак, әмма экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә үк бирә башларга кирәк. 

Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә  җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.

27нче "Нәни куллар" балалар бакчасында "Эко-мәктәп/Яшел байрак" халыкара программасы кысаларында семинар-практикум үтте. Кунакларны Манекен Челендж форматында олы группага йөрүче балалар каршыладылар, яраксыз материалдан ясалган костюмнар кидерелгән манекеннар белән селфи ясарга мөмкин иде. 

Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыелышка булган Юлламасына әзерлек буларак “Россия яңалыклары” (ОИА "Новости России") һәм Россиянең икътисади сәясәте («Экономическая политика России») журналы редакциясе "Россия регионнарындагы халыкның тормышы һәм эшчәнлеге" Җыелма мәгълүмати отчетын формалаштыралар.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. Эш сәфәренең төп максаты – «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмәдә катнашу, киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә,   25 декабрьгә кадәр түләүләр кертелергә тиеш. Тулаем еллык  керем  25енә кадәр 2000 сумнан ким булган очракта, мондый гражданнар, кызганычка каршы, 2017 ел өчен дәүләт софинанславына өметләнә алмыйлар.

Экология департаментының бүлек җитәкчесе Дарья Орлова агымдагы Экология елында яшелләндерү буенча башкарылган чараларны бәян итте. 60 меңләп үсенте утыртылган, төрле чаралар, шул исәптән алма бакчаларын утырту да башкарылган. Төрле экологик акцияләр оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International