Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләрне экспертлардан тыш, халык арасында тавыш бирү юлы белән дә сайлаячаклар. Тавыш бирү 100rt.ru сайтында уздырылачак.