7-9 декабрьдә Кытайдагы Ханчжоу шәһәрендә "Берләшкән Шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы Евразия региональ бүлегенең утырышы уза. Ханчжоу шәһәре һәм Кытай халык чит илләр белән дуслык ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Smart City and Big Data» форумы кысаларында Әлмәт 2016 ел эчендә шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингында 1 урын өчен диплом белән бүләкләнде.
Әлмәт туган якны йөрәнү музее шәһәр халкын һәм кунакларын 12 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә "Музейда музыка" циклы чарасына чакыралар. Кунаклар өчен Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте студентлары һәм "Сеспель" милли чуваш фольклор-этнографик ансамбле (Иске Суркино авылы) башкаруында "Раштуа алдыннан кичке утырулар" әдәби-музыка композициясе тәкъдим ителәчәк.
Иртәгә, 9 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы була. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с. Минималь температура төнлә -9..-14º, максималь температура көндез -7.. -12º. Юлларда бозлавык.
Кыш айларында иң зур кыенлыкларның берсе булып аяк астының тайгак булуы санала. Шуңа да егылып имгәнүне булдырмый калу өчен иң беренче чиратта дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Мастерскойларда да аның табан астын таймаслык итеп ясатырга мөмкин. Ә өй шартларында исә аяк киеменең астына наждак кәгазе яки лейкопластырь ябыштыру да файдага булыр. Аяк киеменең биек үкчәлеләрен кимәскә тырышыгыз.
Әлмәт интеллек өчен көрәшәчәк, дип белдерде район башлыгы Айрата Хәйруллин очрашу башында. Очрашу Кванториум актлар залында узды. Ул информацион технологияләр үсешенә багышланган иде.
10 декабрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрәчәк. Бу чара исерек хәлдә транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуларны ачыклауга юнәлтелгән.
Экология департаментында Әлмәт муниципаль районы чишмәләре һәм яр буе зоналарын төзекләндерү буенча нәтиҗәләр ясалды.
- Экология елы кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 42 чишмә төзекләндерелде. Шәһәр территориясендә «Габи», «Зөхрә», «Шүрәле», «Урсалинка», «Абыстай» чишмәләре норматив халәткә китерелде.
7 декабрьдән алып 9 декабрьгә кадәр Дөбәйдә DuGym Cup 2017 нәфис гимнастика буенча икенче халыкара турниры уза. Анда дөньяның 21 иленнән 286 спортчы катнаша һәм ул Дөбәй Спорт советы ярдәме белән Al Manara Sports Hall спорт клубында уза.
1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 7 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.Әлеге дата Халыкара гражданлык авиациясе Конвенциясе кабул ителүгә 50 ел тулу уңаеннан рәсмиләштерелә. Күпъеллык тарихы булган оешма халыкара гражданлык авиациясе нормалары үтәлешен, аларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Россиядә гражданлык авиациясе беренче тапкыр совет чорларында барлыкка килә. 1923 елда Мәскәүдә беренче тапкыр 420 км озынлыктагы Мәскәү-Түбән Новгород һава юлы ачыла. Күкләребез аяз булсын! Һава юлларыннан исән-имин, бәла-казаларсыз үтәргә язсын!
Татарстан Республикасы территориясендә бик күп кар ява. Шуның белән бәйле Әлмәтнең торак-коммнуаль хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Юл хезмәтләре тәүлек буена сузыла торган режимда эшләрен дәвам итәләр. Кар шәһәрнең күпчелек магистраль урамнарында чистартыла һәм чыгарыла. 4 декабрьдән алып 7 декабрьгә кадәр "ГАЮИ" МУП тарафыннан 3600 куб.м. кар чыгарылды.