Иртәгә, болытлы көн көтелә. Урыны белән кар явачак, буран булачак.
Агымдагы елның 1 июленнән икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 8 848 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды.
Очрашу Яшьләр үзәгендә узды һәм ул "Бердәм Россия" партиясенең 16 яшенә багышланды. Бу көнне барлыгы 10лап сорауга җавап бирелде.
Фестиваль 2018 елның Яңа ел һәм яз бәйрәмнәрендә бөтен ил буйлап уздырылачак. Кышкы фестиваль кысаларында шәһәрдә 20дән артык төрле чаралар оештырылачак, аларның арасында халык күңел ачу бәйрәмнәре, спорт ярышлары, күңел ачу-уен программалары һәм күп кенә башка күңел ачулар.
2 нче шәһәр китапханәсе филиалында язучы-прозаик Альберт Хәсәнов белән очрашу узды. Бирегә язучының иҗатташ дуслары, студентлар килгән иде. Язучының 80 яшенә багышланган очрашу бик матур узды.
Мәскәүдә "Россия сәламәтлек саклау атнасы - 2017" халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында "Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы дәүләт-шәхси аралашу проекты" Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.
Әлмәтнең ГАУЗ «Республиканский клинический онкологический диспансер МЗ РТ» филиалында беренче тапкыр фотодинамик терапия үткәрелде. Пациентка 68 яшь. Ул рецидив формалы яман шеш авырулы. Операцияне врач-онколог Ленар Нигматуллин ясады.
2 -3 декабрь көннәрендә Әлмәт спорт мәктәбендә ярышлар узды. Аларда 75 спортчы катнашты.
29 ноябрь көнне соципаль челтәрләрдә торбадан Әлмәттәге шәһәр күленә билгеле булмаган сыеклык агып чыкканын күрсәткән видео барлыкка килде.