«Россия транспорты» форумы һәм «Транспорт атналыгы» кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт велоинфраструктурасына презентация ясады

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды. Эш сәфәренең төп максаты – «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмәдә катнашу, киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Россия транспорты» күргәзмәсе экспозициясен карады (Гостиный двор, Мәскәү). Искәртәбез, «Россия транспорты» форумы һәм күргәзмәсе «Транспорт атналыгы» кысаларында уза. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының махсуслаштырылган стендында да булды. Татарстан Республикасы Президенты стендта куелган Россиядә җитештерелгән велосипед моделе белән аеруча кызыксынды. Модель турында һәм тулаем велокиңлекләрне үстерү һәм велокультураны формалаштыру проекты турында Әлмәт шәһәре мисалында Рөстәм Миңнехановка Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы стендында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та булды. Юллар программаларын гамәлгә ашыру турында Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгына Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка стендта куелган велосипедлар модельләрен күрсәтте. Ул шулай ук Әлмәттәге проект турында сөйләде.  Әлмәттә арендага алырга мөмкин булган велосипедлар «Глонасс» системасы белән тәэмин ителгәнлекне дә искәртте.  

Аннары «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмә узды. Кереш сүзендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ассызыклаганча, Россиядә транспорт үсешенә багшыланган форум –«Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын агымдагы елда гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләшү өчен яхшы сәбәп. 

«Бу проект – абсолют универсаль, ул гаять күп сандагы төбәкләрне берләштерә һәм гомуми характерга ия. Күргәзмәдә еллык форум кысаларында тармак үсеше, эре транспорт төзелешләре, шул исәптән юллар үсеше, транспорт чараларын булдыру, тимер юлларны, автомобиль трассаларын, аэропортларны реконструкцияләү һәм төзү өлкәсендәге казанышлар күрсәтелә», - диде Дмитрий Медведев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International